news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле өлкәннәре бадминтон уйнадылар

Пенсионер-спортчыларны Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов сәлаәмләде.

(Чүпрәле, 18 декабрь, "Татар-информ", "Туган як").  Чүпрәле өлкәннәре бадминтон уйнадылар. Әлегә кадәр мәктәп укучылары, оешма хезмәткәрләре арасында киң танылган уенга бүген инде райондагы пенсионерлар да бик теләп кушылды, дип яза җирле басма.

Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында бадминтон буенча район пенсионерлары арасында шәхси беренчелеккә үткән ярышлар да моның дәлиле.

Пенсионер-спортчыларны Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов һәм бадминтон буенча федерациянең район филиалы җитәкчесе Раджеш Сингх Кумар сәламләде.

Ярышлар ялгыз уенчыларның көч сынашуы белән башланып китте һәм парлы уеннар белән тәмамланды. Әйтергә кирәк, өлкәннәребез әлеге ярышларга ныклап торып әзерләнгәннәр, үзләре әйтүенчә, менә инде берничә атнадан бирле алар тренировкаларга йөргәннәр, уенның алымнарына өйрәнгәннәр. Ялгыз уенчылар башлап әйләнә буенча бер-берсе белән уйнадылар, очколар буенча 1, 2, 3 урыннар билгеләнде. Уеннарда ир-атлар аерым, хатын-кызлар аерым уйнады. Җанатарлар исә уенчыларыбызга көч-куәт биреп утырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot