news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле кызы “Шаян ТВ” балалар телеканалында стажировка үтәчәк

"Алтын каләм" фестивалендә “Яшь журналистлар” түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр Айгөл Шәрәфетдинова, Эльвира Җамалетдинова һәм Рияз Измайлов та бар иде.

Чүпрәле кызы “Шаян ТВ” балалар телеканалында стажировка үтәчәк
Туган як

(Чүпрәле, 10 июль, "Татар-информ", "Туган як").  Казанда "Алтын каләм” – "Золотое перо" XXIV Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале тәмамланды. Чүпрәле кызы “Шаян ТВ” балалар телеканалында стажировка үтәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Фестиваль яшьләрнең талантын ачу, аларга ярдәм итү максатында оештырыла.

Быел «Алтын каләм» фестивале 24 тапкыр уздырылды. Республика бәйгесендә 120 артык бала катнашты. Татарстанның 22 районыннан зона турларын үтеп килгән җиңүчеләр арасында район балалар иҗат йортының “Яшь журналистлар” түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр  Айгөл Шәрәфетдинова, Эльвира Җамалетдинова һәм Рияз Измайлов та бар иде.

Мәктәп укучылары биш көн дәвамында рус һәм татар телендә басма матбугат, радио, телевидение, мультимедиа, дизайн һәм верстка, фотожурналистика юнәлешләренә бүленеп, осталыкта көч сынашты. Басма матбугат юнәлешендә эшләүчеләр үзләре ике төркемгә бүленеп, татар телендә – ике, рус телендә ике журнал чыгардылар. Балалар чын редакция тормышы белән яшәп, бу көннәрне иҗат рухында үткәрделәр.

Әйтергә кирәк, әлеге фестивальдә яшь журналистлар лаеклы чыгышлар ясап, катнашучы сертификатлары алдылар. Эльвира Җамалетдинова исә фестивальнең махсус бүләгенә лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, фестивальнең төп җиңүчеләре КФУның "Журналистика" бүлегенә керү өчен грант белән бүләкләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100