news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле кызы академик ишкәк ишү буенча Россия чемпионатында бронза медаль алды

Раилә июнь аенда бу ярышларның халыкара турында көмеш медаль алган иде.

(Чүпрәле, 6 июль, "Татар-информ", "Туган як"). Мәскәү шәһәрендә академик ишкәк ишү буенча Россия чемпионаты узды, дип яза җирле басма.

Ярышлар 2018 елда булачак Дөнья чемпионатына сайлап алу чарасы буларак та үтте. Анда илнең 19 төбәгеннән 450ләп спортчы катнашты. Шулар арасында Чүпрәледән Раилә Сатдинова да бар иде.

Исегезгә төшерәбез, Раилә июнь аенда бу ярышларның халыкара турында көмеш медаль алган иде. Монысында исә яшь спортчы 3 урынга лаек булып, бронза медаль алып кайтты.

news_right_1
news_right_2
news_bot