news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле кызы академик ишкәк ишү буенча халыкара ярыштан көмеш медаль белән кайтты

Якын арада спортчы ишкәк ишү буенча Россия чемпионатында көч сынарга планлаштыра.

(Чүпрәле, 7 июнь, "Татар-информ", "Туган як"). Июнь башында Мәскәү шәһәрендә "Олы Мәскәү регатасы" академик ишкәк ишү буенча халыкара ярышлар узды. Чарада төрле илләрдән 900дән артык спортчы көч сынады. Шулар арасында Россиядән Татарстан Республикасы данын яклап,Чүпрәле районы Шланга авылы кызы Раилә Сатдинова да катнашты, дип яза җирле басма.

2 км араны Раиля 14 минут, 42 секундта узып, ярышлның көмеш призеры исеменә лаек булды.

Әйтергә кирәк, Чүпрәле спортчысы мондый төр ярышларда икенче тапкыр катнаша. Үткән ел ишкәк ишүдә 1 урын алган иде. Раилә ярышларга тренеры Мәсхүт Гайнетдинов белән әзерләнә. Якын арада алар ишкәк ишү буенча Россия чемпионатында көч сынарга планлаштыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot