Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле китапханәчеләре Лев Толстой елына нәтиҗә ясадылар
Язучының әдәби нәселдәнлегенә килгәндә, аның 90 нан артык томлы нәфис һәм публицистик әсәре, көндәлек язмалары бар.
(Чүпрәле, 31 декабрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). 2018 ел тәмамланырга санаулы гына көннәр калганда, район мәдәният йортында дөньяга киң танылган, рус язучылары арасында аерым урын тотучы, язучы – романчы Лев Николаевич Толстой елы тәмамлану уңаеннан зур чара үткәрелде.
Китапханәләр хезмәткәрләре баларга Лев Толстойның тормышы, иҗаты, гаиләгә һәм религиягә мөнәсәбәте, басылган әсәрләре турында сөйләделәр.
Язучының әдәби нәселдәнлегенә килгәндә, аның 90 нан артык томлы нәфис һәм публицистик әсәре, көндәлек язмалары бар. Шулай да аны әдәбият буенча Нобель премиясенә тәкъдим итүче булмаган.
Чара презентацияләр белән үрелеп барды, укучылар язучы иҗатына багышланган викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Әлбәттә инде, Кыш бабай белән Кар кызы иң актив, иң дөрес җавап биргән балаларны татлы бүләксез дә калдырмадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз