Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле көрәшчеләре икенче урында
Чүпрәле данын Кече Чынлы спортчылары яклады һәм көн буена сузылган ярышлардан соң гомуми командалар буенча икенче урынны яулады.
(Чүпрәле, 17 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Шушы көннәрдә Чувашия Республикасының Шыгырдан авылында классик көрәш буенча дөнья Кубогы иясе, ике мәртәбә Европа чемпионы, Россия Федерациясенең спорт остасы Минсәгыйть Тимергали улы Тәҗетдинов кубокларына һәм призларына ХXVIII республика турниры үтте.
Анда Идел буе төбәкләреннән килгән йөздән артык көрәшче иң дәрәҗәле урыннар өчен бил алышты. Чүпрәле районы данын Кече Чынлы спортчылары яклады һәм көн буена сузылган ярышлардан соң гомуми командалар буенча икенче урынны яулады. 60 кг. га кадәр авырлыкта Раиль Айндинов 1 урынны, 50 кг. нан югарырак үлчәү авырлыгында Илдар Басыров – 2, 70 кг. нан югарырак авырлыкта Динар Халитов – 3, 60 кг. авырлыкта Раил Камалов – 3, 35 кг. авырлыкта Нияз Рәимов – 3 һәм 30 кг. үлчәү авырлыгында Илназ Җәббаров 3 урынны яулады.
Баш тренер Радик Низамов әйтүенчә, команданың призлы урынга чыгуында матур алымнар күрсәтеп бик мөһим баллар җыйган Фаил Низамов, Ранис Сабитов, Алмаз Җәббаров һәм Раил Сабитовның да көрәшүен хөкемдарлар югары бәяләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз