news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле икмәк заводына «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллануга сертификат бирделәр

Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе логотип белән маркировкалана.

Чүпрәле икмәк заводына «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллануга сертификат бирделәр
chuprale-online.ru

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Чүпрәле икмәк заводы «ТАССРга 100 ел» билгесен куллану өчен сертификат алды. Сертификатларны республика җитештерүчеләренә тапшыралар, логотипны җитештерелә торган продукция төргәгендә кулланырга мөмкин. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев узган ел ахырында ачылган икмәк заводы эшчәнлеге белән танышты. Сәфәрдә аны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров озатып йөрде. Чыгарыла торган икмәк-күмәч эшләнмәләренең бөтен ассортиментын кунакка тәкъдим иттеләр. Шәйхразыевны җитештерүдәге сыйфатны контрольдә тоту методикалары, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре һәм эшчеләр өчен тудырыла торган шартлар, шулай ук продукцияне сату мәсьәләләре кызыксындырды.

Васил Шәйхрәзыев хәзерге икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре базары җитештерүчегә карата катгый таләпләр куя, диде. Аның фикеренчә, бүгенге көндә продукция сыйфатына аерым игътибар итәргә, шулай ук кулланучыларның үзенчәлеген һәм гадәтләрен исәпкә алырга кирәк.

«Моннан тыш, товарны сату юлларын эзләү мөһим. Ярминкәләргә, бәйрәмнәргә, күрше төбәкләргә барып, үз товарыңны тәкъдим итә белергә кирәк», - диде Васил Шәйхразиев һәм предприятие җитәкчесе Альфред Низамовка «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесен куллануны раслаучы сертификат тапшырды.

«Логотип урнаштыру продукциянең сыйфатын гарантияли һәм Татарстан тарихын пропагандалый» , - дип искәртте республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев.

«Татар-информ» элек «Сарман икмәге»ндә «ТАССРга 100 ел» дигән мәгълүмат билгесе барлыкка киләчәген хәбәр иткән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100