news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле игенчеләре Лаеш районында кыр көнендә катнаша

Чараның максаты – Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрийларының төбәкара багланышларын ныгыту.

(Чүпрәле, 4 июль, "Татар-информ", "Туган як"). 2019 елның 2-4 июлендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында "Татарстанда кыр көне – 2019" күргәзмәсе уза. Анда Чүпрәле игенчеләре дә катнаша.  Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чарада муниципаль районнар башлыклары һәм республика кунаклары, шул исәптән район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге район агропредприятие җитәкчеләре делегациясе дә катнаша.

Чараның максаты – Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрийларының төбәкара багланышларын ныгыту, җитештерүчеләр һәм җайланмалар, товарлар белән тәэмин итүчеләре һәм хезмәт күрсәтүчеләр, авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә куәтләрне берләштерү.

"Татарстанда кыр көне – 2019" күргәзмәсе түбәндәге бүлекләрдән торачак: "Үсемлекчелек", "Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү", "Терлекчелек", "Мелиорация", "Кече хуҗалыклар". Күргәзмә аны әзерләүнең катлаулы форматы белән башкалардан аерылып тора, ул көзге культуралар чәчүеннән соң ук башлана һәм сабан чәчүе тәмамланганчы дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100