news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле халык җыр һәм бию ансамбле халык иҗаты фестивалендә бүләкләнгән

Республика көнен бәйрәм итү кысаларында 23-24 июньдә Чабаксарда "Россия чишмәләре" XXVII Бөтенроссия халык иҗаты фестивале узды.

Чүпрәле халык җыр һәм бию ансамбле халык иҗаты фестивалендә бүләкләнгән
chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 1 июль, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле "Таң" халык җыр һәм бию ансамбле «Россия чишмәләре» фестиваль Дипломы белән бүләкләнде. Бу ттурыда җирле басма хәбәр итә.

Республика көнен бәйрәм итү кысаларында 23-24 июньдә Чабаксарда "Россия чишмәләре" XXVII Бөтенроссия халык иҗаты фестивале узды.

Фестиваль илнең 46 төбәгеннән, шулай ук Болгария һәм Беларусь Республикаларыннан иң күренекле һәм иҗат коллективларын җыйды. Алар арасында Татарстаннан чүпрәлеләр дә бар иде.

Югары башкару осталыгы һәм XXVII Бөтенроссия "Россия чишмәләре" халык иҗаты фестивалендә актив катнашканы өчен Чүпрәле районының "Таң" халык җыр һәм бию ансамбле фестиваль Дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук Чуваш Республикасы Мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше министры К.Яковлевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot