Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле фермалары компьютерларштырыла
Мәгълүматлар картотекага кертеп барыла
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). “Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 нче номерлы “Тахаръял” филиалының Иске Мәртле товарлыклы-сөтчелек фермасында компьютерларны беренчеләрдән булып файдалануга алдылар. Бер бүлмәне ремонтлап, анда заманча компьютерлар урнаштырдылар. Һәр савым сыеры ничәнчегә бозаулаган, нинди токым белән каплатылганлыгы турында мәгълүматлар компьютерда картотекага кертеп барыла.
“Компьютерлаштыруның да киләчәктә нәтиҗәсе булачак. Хуҗалыкта ел әйләнәсе акча кертүче тармак – сөтчелек. Продукцияне җитештерүчеләрнең, белгечләрнең эшне дөрес оештыруына, кызыксындыру чаралары булдыруына да бәйле”, – ди район башлыгы Азат Айзетуллов.
Бу хакта “Туган як” басмасы хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз