news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле эшмәкәрләренең законсыз эшчәнлекләре фаш ителгән

Чүпрәле районы прокуратурасы кара һәм төсле металл җыю, калдыклар сату тәртибе турындагы закон үтәлешен тикшергән

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Чүпрәле районы прокуратурасы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, кара һәм төсле металл җыю һәм калдыклар сату тәртибе турындагы закон үтәлеше буенча тикшерүләр оештырган. Тикшерү барышында ачыкланганча, Чүпрәле районы территориясендә калдыклар һәм металл белән күпләп сәүдә итүче 2 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Шәхси эшкуарлар сыйфатында учетка баскач, металл җыю Иске Чүпрәле авылы гражданины Ринат С. һәм Иске Кәкерле авылында яшәүче Рәмис Ф.ның төп эшчәнлек төре булып саналган.
Элек тикшерүләр барышында хокук сакчылары, металл җыю һәм кабул итү белән эш итүчеләрне административ җаваплылыкка тартып, эшчәнлекләренең лицензияләнергә тиешлеге турында кисәтеп килгән. Әмма район прокуратурасы тикшерүләре нәтиҗәсендә, мондый лицензияләрне берәү дә тапшырмаган. Кара металлны әзерләү, эшкәртү һәм сату турындагы положениеның 2 нче пункты нигезендә, кара металл әзерләү астында физик һәм юридик затлардан кара металлны сатып алу, аны йөк автомобиле ярдәмендә ташу, кара металлны эшкәртү астында металлны ваклау, саклау процесслары, металлны тапшыру астында аны сату күздә тотыла. Болар нигезендә С. һәм Ф. эшчәнлекләре законсыз дип танылган һәм аларга мөнәсәбәттә административ эшләр кузгатылган. Административ материаллар ТР Арбитраж судына юлланган. Хокук бозулар өчен шәхси эшмәкәрләргә җитештерелгән продукцияне, әзерләү җиһазларын һәм чималны конфискацияләү белән бергә, 5 мең сумлык штраф салынырга мөмкин.
Моннан тыш, “Аерым төр эшчәнелкләрне лицензияләү турындагы” Федераль закон нигезендә, С. һәм Ф.ның законсыз гамәлләрнең Россия Федерациясе гражданнары сәламәтлегенә, мәнфәгатьләренә зыян салуын да билгеләп узарга кирәк. Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, күрсәтелгән мәгълүматлардан чыгып, Чүпрәле районы прокуратурасы район судына, кара металл әзерләү, эшкәртү һәм сату буенча шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеген лицензия алганчы тыю турында дәгъвалар юллаган.



news_right_1
news_right_2
news_bot