news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле элеваторы алтын һәм көмеш медальләргә лаек булды

Сыйфатлы продукция җитештергән өчен ул "Россиянең 100 алдынгы предприятиесе" исемлегенә кергән.

(Чүпрәле, 11 ноябрь,”Татар-информ”, “Туган як”). Мәскәү шәһәрендә IX Бөтенроссия он һәм ярмалар сыйфатын бәяләү конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурска 23 предприятиедән 130 төрле продукция үрнәге тәкъдим ителгән. Алар арасында “Чүпрәле элеваторы” җәмгыяте дә бар.

Югары сортлы икмәк пешерү бодай онының яхшы сыйфаты өчен “Чүпрәле элеваторы” алтын медальгә һәм I дәрәҗә дипломга, шулай ук, 1 сортлы икмәк пешерү бодай онының югары сыйфаты өчен көмеш медальгә һәм II дәрәҗә дипломга ия булды. “Чүпрәле элеваторы” шул рәвешле, “Россиянең 100 алдынгы предприятиесе” исемлегенә керде, дип шатлык уртаклаша районның “Туган як” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot