news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле егетләрен ил сакларга озатканнар

Районның 45 егете хәрби кием кияр дип фаразлана.

(Чүпрәле, 20 июнь, "Татар-иинформ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Россия Кораллы Көчләре сафларына язгы чакырылыш дәвам итә. Бу чорда ун төркемгә бүленеп районның 45 егете хәрби кием кияр дип фаразлана. Бүгенгә алты төркемдә 14 егетне солдатка озатканнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Соңгы елларда каһарман якташыбыз Петр Васильевич Дементьев исемендәге парктан армия хезмәтенә озату матур гадәткә әйләнде. Ватанны сакларга китүчеләрне озатканда Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, спорт һәм яшьләр эше буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов ил иминлеге өчен лаеклы хезмәт итәргә чакырдылар.

Соңгы көннәрдә Уби авылыннан Александр Голубчик, Алешкин – Саплыктан – Сергей Карусев, Иске Ишледән – Фирдүс Хаяров, Иске Элмәледән – Денис Петров,Яңа Задурдан Руслан Мөдәрисов, Иске Чәкедән Юлиан Нятунов, Чуваш Ишлесеннән Дмитрий Трошин һәм Татар Шатрашаны авылыннан Рөстәм Юсупов армия сафларын тулыландырдылар.

"Иң элек укуларын тәмамлаган, югары, урта һөнәри белемле егетләрне озатабыз, алар үзләре дә Ватан алдындагы бурычларын үтәргә әзер. Хәрби билеты булмаган ир-егеткә эшкә урнашканда проблемалар туарга мөмкин. Шуңа күрә алар үзләре үк армиягә бару ягын карыйлар. Хәзер 27 яшькә җиткәч хәрби билет бирелми, аның урынына бары тик белешмә генә каралган. Ә бу инде эшкә урнашу мөмкинлеген чикли”, - ди Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариаты вәкиле Нуршат Сәлихова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100