news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле егетләре Ватанны сакларга китте

Язгы чакырылышта Чүпрәленең 42 егете Россия Кораллы Көчләре сафын тулыландырачак.

(Чүпрәле, 18 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). 18 апрельдән Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Буа һәм Чүпрәле районнары буенча бүлегендә язгы чакырылыш башланды. Башка еллардан аермалы буларак армиягә китүче егетләрне быел район үзәк хастаханәсе территориясендә урнашкан чакыру пунктыннан озаттылар, дип яза районың "Туган як" газетасы.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов әйтүенчә, быелның язгы чакырылышында Чүпрәленең 42 егете Россия Кораллы Көчләре сафын тулыландырачак. Элек еллардагы кебек үк аларның күпчелеген, нигездә, Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округлардагы частьләр көтә.

Армия хезмәтен узу яшенә җиткән уллары булган әти- әниләргә борчылырга урын юк – 12 ай шул арада үтеп тә китә, хәзер хезмәт итү шартлары да бермә-бер яхшы якка үзгәрде. Армиядә төп игътибар – хәрби хәзерлеккә бирелә. Солдатлар көндезге аштан соң йоклап алалар, ашханәдә кизү тору да юк, җыештыру эшләрен дә башкармыйлар. Киткәндә үк кәрәзле телефоннардан тыш, кирәк-яраклар салынган сумкалар, банк карталары белән дә тәэмин ителәләр. Һәр чакырылыштагы кебек үк, монысында да һава десанты, коры җир гаскәрләре, хәрби-диңгез флотында хезмәт итүне сайлаучылар аеруча күп.

Яңа Чокалы авылы егете Илназ Гайнетдинов, мәсәлән, малай чактан ук үзен солдат хезмәтенә әзерләгән. Мәктәптә һәм Буа ветеринария техникумында укыган елларда да спорт белән шөгыльләнгән. Бүгенге көнгә кадәр ул район ветеринария берләшмәсендә эшләде. Читтән торып югары уку йортына керде. Улларын озатырга килгән әти – әнисе аңа яхшы хезмәт итүен теләделәр.

"Безнең нәселдә булган ир – атларның барысы да хәрби хезмәт иткән. Әти һәм әни ягыннан да бабаларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашканнар, офицер булганнар. Үзем дә Ерак Көнчыгышта хезмәт иттем, отделение командиры идем. Шуңа күрә улыбыз Илназның да Ватан алдындагы изге бурычын үтәвен бик хуплыйбыз. Ир – егетнең исән – имин барып кайтуы шатлык бит ул",- ди булачак солдатның әтисе Ильяс Гайнетдинов. "Илназ авыл тормышында да бик актив егет. Концертларда сәхнәдән төшми, үзе үтә дә тәртипле, бозык гадәтләре юк",- дип сүзгә кушылды авыл җирлеге башлыгы Наил Шихранов.

Армиягә китүчеләрнең беренче төркемендә Зур Чынлы авылыннан – Илфат Салихов, Кече Чынлыдан – Рамил Ттуктамишев һәм Яңа Шигалидан Петр Кузнецов та бар иде. Айрат Җәлалов район башлыгы Александр Шадриков исеменнән егетләргә иң җылы теләкләрне ирештерде, Ватанның лаеклы сакчысы булырлык ул үстерүләре өчен әти – әниләренә рәхмәт әйтте. Солдатларны озатуга Гомәр хәзрәт белән Павел атакай да килгән. Алар да егетләргә үрнәк хезмәт итеп туган якларга исән – имин әйләнеп кайтуларын теләделәр, үзләренең хәер – фатыйхасын бирделәр. Иртәнге нәкъ алтыда егетләр утырган автобус Казанга-республика хәрби комиссариатына юл алды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100