news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле егетләре килешү нигезендә хәрби хезмәткә чакырыла

Контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә социаль ташламалар каралган.

(Чүпрәле, 2 декабрь, "Татар-информ", "Туган як"  ). Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариаты Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендәге танк дивизиясендәге хәрби частьләргә килешү нигезендә хәрби хезмәткә чакыра. бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда контракт нигезендә, Ватан алдындагы бурычын үтәгән егетләр хезмәт итә ала. Шулай ук, югары һәм урта һөнәри белем алган егетләр дә бер еллык хәрби хезмәт урынына контракт хезмәтен сайлый ала.

Контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә социаль ташламалар: хезмәт хакы (20 мең сумнан югары), торак, медицина ярдәме, пенсия белән тәэмин итү, бушлай юлда йөрү һ. б. каралган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot