Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле егетләре илне сакларга китте
Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов егетләргә каһарман якташлар үрнәгендә ил иминлеге өчен лаеклы хезмәт итәргә чакыра.
(Чүпрәле, 30 май, "Татар-информ", "Туган як"). Соңгы елларда биредән армия хезмәтенә озату матур гадәткә әйләнде. Ватанны сакларга китүчеләрне озатканда Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов егетләргә каһарман якташлар үрнәгендә ил иминлеге өчен лаеклы хезмәт итәргә чакыра, дип яза район газетасы.
Ул көнне районның биш егете: Иске Кәкерле авылыннан Илмас Арсланов, Чепкас – Илмәттән – Минрәис Идиятуллин, Кече Убидан – Леонид Павлов, Шланга авылыннан Фәнил Хәертдинов һәм Нияз Якупов Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә киттеләр.
-Иң элек укуларын тәмамлаган, югары, урта һөнәри белемле егетләрне хәрби хезмәткә озатабыз, алар үзләре дә ил алдындагы бурычларын үтәргә әзер. Хәрби билеты булмаган ир-егеткә эшкә урнашканда проблемалар туарга мөмкин. Шуңа күрә алар үзләре үк армиягә бару ягын карыйлар. 27 яшькә җиткәч тә хәзер хәрби билет бирелми, аның урынына бары тик белешмә генә каралган. Ә бу инде эшкә урнашу мөмкинлеген чикли",- ди Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариаты вәкиле Нуршат Сәлихова.
Әйе, ир – егетнең хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Шулай ныгып, исән-имин әйләнеп кайтканнан соң ул якыннарына, гаиләсенә ышанычлы, нык терәк булачак. Бу хакта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодинның "Иң дәрәҗәле һәм мактаулы исем ул - Ватан сакчысы. Кешенең әнисе бер генә булган кебек,Ватанны да бер генә. Үз әниңне берәү дә алмаштырмаган кебек, Ватанны да берни дә алыштыра алмый»,- дигән сүзләрен искәртәсе килә. Быелның язгы чорында Чүпрәле районыннан 40 тан артык егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш. Бу үткән елгы күрсәткечкә туры килә. Һәр вакыттагыча хезмәт итү урынының географиясе бик киң. Нигездә, аларның күпчелеген коры җир һәм милли гвардия гаскәрләре көтә. Булачак солдатларны озатырга аларның әти – әниләре, туган – тумачалары, дуслары һәм яраткан кызлары килгән иде, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз