news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле егетләре ил сакларга китте

Бүген – иртәгә солдат киеме кияргә тиешле егетләрне армиягә озатучылар легендар якташыбыз П.В. Дементьев исемендәге паркка җыелды. Рәшит Фәтхуллов

(Чүпрәле, 5 декабрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле егетләре бүген – иртәгә солдат киеме кияргә тиешле егетләрне армиягә озатучылар легендар якташыбыз П.В. Дементьев исемендәге паркка җыелды, дип яза җирле басма.

Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Ивановны һәм Яңа Элмәледән Ивановны озатырга аларның әти – әниләре, туганнары һәм якын дуслары килгән иде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов егетләргә хәер – фатыйха биреп: "Хәзерге армиягә катлаулы техника һәм яңа төр корал белән эш итә белүче хәрби хезмәткәрләр кирәк. Мондый бурычларны сез җиренә җиткереп үтәрсез дип ышанам. Безнең Чүпрәле солдатлары район тарихының бөтен елъязмасында да Ватанга хезмәт итүдә үрнәк күрсәттеләр. Солдатларыбыз, сержантларыбыз Әфганстанда, Төньяк Кавказда һәм башка кайнар нокталарда булдылар. Мин сезгә андый сугышлар күрүне теләмим, хезмәтегез дә өйрәнүләрдә генә үтсен. Яхшы хезмәт иткән солдатның вакыты да тиз үтә. Исән – сау хезмәт итеп туган якларга әйләнеп кайтыгыз",- диде Айрат Фиркатович.

Аннан соң ул егетләргә район хакимияте исеменнән акчалата бүләк тапшырды. Иртәнге сәгать биштә призывниклар утырган автобус Казанга юл алды. Республика хәрби комиссариатында аларны төрле частьләргә җибәрәчәкләр. Шуны да искәртик, Ватанны сакларга китүчеләргә сим карта белән кәрәзле телефоннар да бирелә, бу исә булачак солдатларга әти-әниләре белән элемтәдә торырга ярдәм итә. Шулай ук солдат хезмәтен узарга китүче егетләргә алдан алы хәрби хезмәт барышында акча алу өчен банк картасы да ачылган.

Исегезгә төшерәбез: 2012 елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткәрнең минималь хезмәт хакы 2000 сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100