Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле егетләре армиягә китте
Бу чакырылыштагы егетләрнең күпчелеге эчке гаскәрләргә һәм башка берләшмәләргә алыначаклар икән.
(Чүпрәле, 23 октябрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). 1 октябрьдән Россия Федерациясендә көзге чакырылыш башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда Татарстанның 3500 егете ил иминлеген тәэмин итәү өчен Кораллы көчләр сафына басачак. Шулар арасында 30 дан артык Чүпрәле солдатлары да булыр дип фаразлана. Үткән елның көзендә исә дүрт мең татарстанлы армиягә алынган иде, дип яза район газетасы.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча бүлеге начальнигы, подполковник Радик Төхфәтуллинның сүзләренә караганда, элекке еллардагы кебек үк бу чакырылыштагы егетләрнең күпчелеге эчке гаскәрләргә һәм башка берләшмәләргә алыначаклар икән. Төгәлрәк әйткәндә, аларны коры җир гаскәрләре, хәрби диңгез флоты, эчке гаскәрләр, стратегик әһәмияттәге ракета, тимер юл һәм һава-космик оборона гаскәрләре көтә. 20 октябрьдә район үзәгендәге чакыру пунктыннан сигез чүпрәлелене армиягә озаттылар. Чакыруны җиңел аяктан дигәндәй башлап җибәрүче Кече Аксудан Андрей Волков, Шигалидан – Александр Каргин, Яңа Ишледән – Илүс Каюмов, Татар Төкесеннән – Илнар Мөхәммәтҗанов, Яңа Кәкерледән – Зөлфәт Нәсыйбуллин, Кече Чынлыдан – Даниф Сөләйманов, Зур Аксудан Максим һәм Владислав Осиповлар районыбыз шефлык итә торган Мәскәү өлкәсендәге частькә барачаклар икән. Вакыт шактый ук иртә булуга да карамастан, аларны озатырга килүчеләр дә күп иде. Егетләр арасында югары белемлеләр дә бар.
-Улыбыз Илнар урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Ульяновскидагы педагогия университетында укып диплом алды. Аның армия сафларына баруы белән горурланабыз. Мин үземдә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән идем. Солдат хезмәтен үтеп кайткан егетләр бөтен яктан башкалардан аерылып торалар. Армия аларны бар яклап сыный, егетләрнең характерын чыныктыра, кыенлыклар алдында югалып калмаска өйрәтә. Яхшы гына хезмәт итеп кайткач мәктәптә информатика укытырга планлаштырды, Ходай үзләренә исәнлек – саулык кына бирсен,- ди Шланга урта мәктәбе директоры урынбасары Фаик Мөхәммәтҗанов.
Муниципаль район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин һәм Зур Аксу авылы җирлеге башлыгы Алексей Храмов Ватанны сакларга барырга тиешле егетләргә хәерле юл теләделәр, хәрби антларына тугры калып районыбыз йөзенә кызыллык китермәүләренә нык ышаныч белдерделәр, хәрби хезмәттән соң туган якка кайтуларын теләделәр. Айрат Фиркатович кичәге малайлар өчен армия хезмәтенең кырыс мәктәп икәнлеген дә искәртте."Армия яшүсмерләрне физик яктан гына түгел, аларның мораль рухын да ныгыта, чын ирләр дуслыгының кыйммәтен аңларга булыша",- ди ул. Һәм бүгенге көндә улының Президент полкында хәрби хезмәт итүен дә горурланып әйтте. Егетләр утырган автобус иртәнге нәкъ биштә Казанга - Татарстан хәрби комиссариатына юл алды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз