news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров сайлауда үз тавышын бирде

Марат Гафаров #Айданавыборы баннеры янында фотога төште.

(Чүпрәле, 18 март, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылын җирлегендә урнашкан 1369 номерлы сайлау участогында тавыш бирде, дип хәбәр итә район газетасы.

"Мин илебезнең, балалаларыбызның, оныкларыбызның киләчәге, көчле Россия өчен тавыш бирдем. Соңгы елларда федераль, республика программалары ярдәмендә районда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, башка социаль объектлар төзелде. Болар барысы да халкыбыз әйбәт яшәсен өчен эшләнә, киләчәгебезнең тагын да матуррак булачагына ышанам!" - дигән район башлыгы.

Марат Гафаров, шулай ук, әлеге участокта урнаштырылган #Айданавыборы баннеры янында фотога төште, диелә әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot