news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле җайдагы Россия чемпионатында икенче урынны алган

Шушы көннәрдә генә спортчы Сембер ипподромында узган ярыштан тагын бер җиңү яулап кайтты.

(Чүпрәле, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәледә яшәүче Ирек Мөшәрәпов быел да Россиянең Идел буе төбәгендә үткән биш ярышта катнашкан, шуларның өчесендә төп кубокларга ия булган, калганнарында икенче һәм өченче урыннарны яулаган, дип яза җирле басма.

Шушы көннәрдә генә спортчы Сембер ипподромында узган ярыштан тагын бер җиңү яулап кайтты. Мордовия, Чувашия, Самара, Сембер һәм Мәскәү якларыннан килгән тугыз чабышкы арасында икенче урынга лаек булып дәрәҗәле кубок белән бүләкләнүе Ирек Мөшәрәповның чыннан да профессиональ спортчы булуын раслый. Интернет челтәре аша әлеге ярышлар турында видео тасманы да берничә кат карадык. Гади күз белән караганда Мәскәү спортчысы белән финишка бер вакытта килгән кебек тоелса да, видео тасмада тегенең аты 20 сантиметр чамасы гына алдан килүе күренә. "Мәскәү чемпионына оттыруыма гарьләнмим, шулай да беренчегә чыгу өчен мөмкинлегем бар иде",- ди Ирек. Гадәттә әлеге ярышлар 1600 метрлы дистанциядә үтә. Шуңа игътибар итик, 16 июльдә үткәрелгән ярышларда ул иярләгән "Леруаль Люк" кушаматлы ат әлеге дистанцияне 2 минут 20 секундта узган иде. Аннан соңгы һәр узышта вакыт күрсәткече кыскара барды. Соңгы чемпионатта шушы араны ул 2 минут 6 секундта үтте. Димәк, яулыйсы үрләр әле алда.

Район һәм региональ ярышлар призеры Ирек Мөшәрәпов балачактан ат спортчысы булырга хыяллана. Кешенең иң бөек рухы уңышсызлыктан качу түгел, ә егылган саен торып баса белүдәдер. Ирекнең әтисе Таһир абый үзенең улын хыялларны гамәлгә ашыра барып билгеләнгән максатка ирешергә өйрәтә. Алты яшендә инде ул ат өстендә бик рәхәтләнеп йөрергә өйрәнә. Ярышларда катнаша башлый, әмма бер генә мәртәбә дә имгәнү алмый. Ат спортында да башка спорт төрләрендәге кебек үк имгәнү, җәрәхәт алу куркынычы бар. Әмма Ирек финишның уңышсыз булуына да карамастан төшенкелеккә бирелми, чын спортчылардай янә үзенең хыялына ашкына, яңадан – яңа ярышларга әзерләнә һәм "Леруаль Люк" кушаматлы дустының ышанычны аклаячагына инана. "Малай чактан атны яраттым. Шулай да беренче вакытларда "әллә ташлыйммы икән" дигән уйлар да килде. Ярышлардан күңелсез генә кайтып китүләр дә булды. Әмма атка булган мәхәббәт үзенекен итте. Беренче җиңүләрдән соң атсыз яши алмавымны тулысы белән аңладым. Мин бит спортның хоккей, футбол, көрәш кебек төрләре белән дә шөгыльләндем. Профессиональ спортчы булу өчен бала чактан башлап гомер буе шөгыльләнергә кирәк. Аны мин мәҗбүри дип санамыйм, ат спортын ярату гына да җитә, чөнки бөтен кешегә андый мөмкинлек бирелми. Ярышларга килгәндә, һәрчак ярдәм итүләре өчен район башлыгы Александр Шадриковка һәм "Цильна" җәмгяте директоры Барис Гафуровка бик рәхмәтлемен",- ди спортчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100