news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле автоледилары осталыкларын күрсәтте

18 августта Казанда узачак "Автоледи-2017" республика бәйгесендә район данын Татьяна Федотова яклаячак.

(Чүпрәле, 11 август, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында "Автоледи-2017" бәйгесе узды. Чарада төрле һөнәр, кызыксынулары, яшьләре булган алты гүзәл зат катнашты: Ләйлә Шарукова,Юлия Тарнавская, Татьяна Федотова, Гөлназ Җәббарова, Светлана Насыбулллина, Зөлфия Миннибаева. Аларны барысын да, руль артындагы хатын-кыз –үрнәк булырлык машина йөртүче дигән теләк берләштерде, дип яза район газетасы.

Гүзәл затлар арасында машина итүчеләр саны көннән-көн арта. Элек бөтен районга бармак белән санарлык хатын-кыз шофер булса, хәзер юлда барганда кайсы якка борылма, машинада руль артында алар.

Тормыш үзе дә шуны таләп итә. Балаларны бакчага, сәнгать мәктәбенә, бассейнга һәм башка җирләргә кем йөртә? Әлбәттә, әниләр. Шул ук вакытта эшкә дә өлгерергә кирәк. "Каядыр барасы булса да, хәзер машинага шул кадәр ияләштек, җәяү чыгып китүне күз алдына да китерә алмыйбыз", диләр алар үзләре дә.

-Машина йөртү минем өчен күп мәшәкатьләрдән коткара. Иртәнге эшләрне тәмамлап, баланы бакчага илтү, эшкә, төшке ашка тиз генә кайтып килү-бик уңайлы, -ди бәйгедә катнашучы Гөлназ Җәббарова.

Зөлфия Миннибаева да инде рульартында өченче елын йөри. Мондый конкурста катнашуы әлегә беренче тапкыр.Юлия Тарнавскаяны исә тәҗрибәле машина йөртүче дияргә була, кулына таныклык алганына аның 8 ел вакыт узган.

Әмма ни генә булмасын, бәйге каушата, дулкынландыра. Чөнки аның этаплары шактый катлаулы: башлап юл йөрү кагыйдәләрен компьютерда тапшырасы, аннан фигуралы йөрү, парковка, гараж һәм башкасы.

- Хәзер бит интернет заманы. Барлык биремнәр дә бар. Буш вакытта кабатлап чыктым. Ә машинада көн саен йөрим,-ди Ләйлә Шарукова.

Бәйгедә катнашучыларны Казан шәһәре "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа бүлеге начальнигы Анна Сергудаеева һәм райондагы ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев сәламләделәр. Нәтиҗәләр чыгарып, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Быелгы бәйгедә 1 урынга Татьяна Федотова, 2 урынга Юлия Тарнавская, 3 урынга Ләйлә Шарукова ия булдылар. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

18 августта Казанда узачак "Автоледи-2017" республика бәйгесендә район данын Татьяна Федотова яклаячак, уңышлар телибез, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100