news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Чүпрәле-Ак Барс” агрофирмасының Яңа Кәкерле филиалында семинар-киңәшмә булып үтте

Анда көзге культураларны чәчү, мал-туарны фермаларга кайтару турында сөйләштеләр

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). “Чүпрәле-Ак Барс” агрофирмасының Яңа Кәкерле филиалында семинар-киңәшмә булып үтте. Аның эшендә район башлыгы Тимур Нагуманов һәм ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Булат Камалов катнашты, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Исламетдин Низаметдинов билгеләп үткәнчә, җәмгыять җитәкчеләре алдында, урып-җыю эшләрен 30 августка тәмамлаудан тыш, икенче ел уңышына нигез салу – ягъни көзге культураларны чәчү, мал-туарны фермаларга кайтару бурычы тора. Семинар-киңәшмә эше дә нәкъ менә шуларга, Яңа Кәкерле филиалы мисалында бу эшләрне практикада карауга багышланды. Иң беренче булып “Россельхознадзор”ның Чүпрәледәге бүлеге агрономы Николай Мискин көзге чәчүдә нинди орлыклар файдаланырга, чәчәр алдыннан аларны нинди технологияләр һәм нинди препаратлар кулланып агуларга кирәклеге турында сөйләде.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар филиалның мал-туарны җәйге лагерьлардан кайтаруга әзерлеген дә карадылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязовның чыгышын тыңладылар. Бу өлештә ТР баш ветеринария табибы Булат Камалов үз киңәшләрен бирде, яшь бозауларны үстерүдә “Цильна” тәҗрибәсен мисал итеп китерде.
Фермаларны караганнан соң, семинарчылар кырга юнәлде. Монда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге башлыгы Җәмил Шәрипов көзге чәчү вакытында чәчү агрегатларын ничек көйләргә кирәклекне төрле техникалар, шул исәптән заманчаларында да, күрсәтеп, аңлатты.
Семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Тимур Ногманов явып үткән яңгырлардан соң көзге чәчүгә барлык җәмгыятьләрдә дә хәзердән үк керешергә кирәклеккә басым ясады. “Көздән чәчеп калдырылган культуралардан алынган уңыш моны раслый”,-диде ул. Район Башлыгы шулай ук саламны эскертләү мәсьәләсенә дә тукталып, тулаем алганда терлек башына ярыйсы ук күләмдә азык берәмлеге әзерләнгәнен, әмма шулай булуга да карамастан, саламны яндыруга юл куелмаячагы турында әйтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot