news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле аграрчылары кышкы чорга әзерләнү буенча семинар-киңәшмә уздырды

Районда быел былтыргыдан 7 процентка күбрәк сөт савылган, ит җитештерүдә үсеш - 5 процент.

(Чүпрәле, 19 октябрь, “Татар-информ”, “Туган як”, Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле районы Иске Чокалы авылындагы “Низамов А” крестьян-фермер хуҗалыгында үткән семинар-киңәшмәдә агросәнәгать комплексындагы барлык тармакларны кышкы чорга әзерләү турында сөйләштеләр. Төп игътибар басу эшләреннән бушаган техниканы саклауга кую, тагылма инвентарьларны төзекләндерү һәм терлекчелек продуктлары җитештерүне киметмәүгә юнәлтелде, диелә Чүпрәле районының “Туган як” газетасында.

Киңәйтелгән комплекслы семинар эшендә авыл хуҗалыгы идарәсенең җаваплы хезмәткәрләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты. Басу эшләре төгәлләнеп килә. Шуңа да карамастан, тынычланырга иртәрәк, чөнки машина-трактор паркларына кайтарылган барлык техниканы тиешле дәрәҗәдә чистартып, майлап, кайбер узелларын һәм механизмнарын складларга тапшырып, кышкы саклауга куясы бар. Алдагы елларда да техниканы нәтиҗәле эшләтү өчен аны күз карасыдай сакларга һәм сыйфатлы ремонтларга кирәклеген һәр механизатор яхшы белә. Яңа техника һәм запас частьлар алу өчен бәяләрнең елдан-ел арта баруын исәпкә алганда, хуҗаларча сакчыл караш булырга тиешлеген искәртеп торасы да юк. Семинарның әлеге фермер хуҗалыгында үтүе дә очраклы түгел. Машина-трактор паркындагы тулы тәртипне күргәч, мондагы егетләрнең, чыннан да, алтын куллы икәнлегенә инанасың. Семинарга махсус әзерлек түгел бу, мондый эшләрне берничә көндә башкарып та булмас иде. Дисциплина, беренче чиратта, көн тәртибенә куелган төгәл тәртип. Биредә яшәү һәм хезмәт рәвеше шундый дисәк тә ялгыш булмас. Эштән бушаган техника, паркка кайту белән, үз урынына куела, аның белән эшләгән механизатор агрегатның сакланышы өчен җаваплы. Бөтен эш ГОСТ таләпләре кушканча үтәлә. Ашлык суктыру комбайннары аерым урында саклана. Культиваторлар, тырмалау агрегатлары, чәчкечләр һәм башка инвентарьлар чистартылып майлап куелган, пружиналары бушатылган, тәгәрмәчләре ак төскә буялган. Әлеге җылы көннәрдә ремонт эшләрен башкару өчен тулы уңайлыклар бар. Аннан файдаланып калу өчен механизаторлар иртәдән кичкә кадәр паркта төзекләндерү эше белән мәшгульләр. “Гостехнадзор”ның баш инспекторы Илдар Шәйхаттаров һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг бүлеге башлыгы Җәмил Шәрипов семинарда катнашучыларны әлеге хуҗалык үрнәгендә эшләргә өндәде.

Аннан соң семинар эше товарлыклы-сөтчелек фермасында дәвам итте. Шуны да искәртик: район хуҗалыкларының күпчелеге сөт җитештерүне, былтыргыга караганда, киметүгә юл куйдылар. Ә мондагы терлекчеләр коллективы, киресенчә, сөт савуда узган елгы дәрәҗәнең 137 процентына җиткереп арттырдылар. Хәзер биредә һәр сыердан тәүлек саен уртача 22 килограмм сөт савып алына. Гөлфия Әмирханова һәм Румия Низамова кебек алдынгылар үз группаларындагы сыерлардан 254 әр килограмм сөт савалар. Монда һәр көнне 90 процент товарлылык белән 2,5 тонна сөт саталар. Хуҗалыкта 544 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 120се - савым сыерлар. Симертүдәге мөгезле эре терлекләр тәүлек саен 700 граммга якын артым бирә. Соңгы елларда республика программасы буенча 2 ферма бинасына 4 млн сумга якын капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелгән.

Район башлыгы Александр Шадриков фидакарь хезмәтләре өчен хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә һәм барлык хезмәткәрләргә ихлас күңелдән рәхмәт белдерде. Семинар ахырында район буенча терлекчелек тармагына нәтиҗә ясалды. Быел 1 октябрьгә районда 14395 баш мөгезле эре терлек асрала (былтыр 14098 баш булган), шуларның 4511ен савым сыерлар тәшкил итә. Быел гыйнвар – сентябрь айларында 19141 тонна сөт савылган, былтыргыдан үсеш 7 процент булган. Һәр сыердан тулаем 4243 килограмм сөт җитештерелгән. Ит җитештерүдә дә 5 процент алга китеш бар. Симертүгә куелган малларның тәүлек саен уртача 673 граммга үсүе тәэмин ителгән. Барлыгы 4390 баш яшь үрчем алынган. Ни үкенеч, терлекчелек буенча бөтен хуҗалыклар да тигез эшләми. Район башлыгы Александр Валерьевич андыйларны кискен тәнкыйтьләде, хәлне уңай якка үзгәртү өчен бөтен чараны күрергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

Сентябрь ае нәтиҗәләре буенча “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының яңа Элмәле филиалы директоры Фиолет Садыков, “Цильна” җәмгятенең 2 номерлы товарлыклы-сөтчелек фермасы лаборанты Фәридә Мәхмутова, “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Матак филиалы ветеринария табибы Светлана Фадеева һәм “Низамов А” крестьян-фермер хуҗалыгының көтүне яңарту буенча технологы Наил Сабитов акчалата премияләргә лаек булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100