news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпне аерып җыю турында дәресләр сериясе булдырылган

Укучылар үзләрен дәүләт эшлеклеләре, бизнесменнар һәм галимнәр урынына куеп карау мөмкинлеге ала.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Татарстанда укытучыларга чүпне аерып җыю турында дәресләр үткәрүгә ярдәм итәчәкләр. «ЭРА» яшьләр инициативаларына ярдәм итү фонды һәм «ЭКА» иҗтимагый оешмасы педагогларны «Безнең белән аерып җый!» дигән экологик акциягә кушылырга чакыра. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигый ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дәресләр интерактив биремнәрдән тора. Укучылар биремнәрне үтәү барышында экологик гадәтләр үзләштереп, көнкүреш калдыкларын киметергә өйрәтелә, шулай ук үзләрен дәүләт эшлеклеләре, бизнесменнар һәм галимнәр урынына куеп карау мөмкинлеге ала. Дәресләр үткәрү махсус әзерлек таләп итми. http://разделяйснами.рф/ сайтына теркәлеп, дүрт дәрес сериясен үткәрү өчен әзер материаллар җыелмасын (бушлай) алырга гына кирәк.

Җыелмага анимацияле презентация, методик гид, уенга корылган биремнәр үткәрү өчен материаллар һәм тарату материалы керә. Дәресләрне алып баручылар, экодәресләр фотохисабын тапшыргач, исемле дипломнар һәм Рәхмәт хатлары алачак. Иң яхшы фотосурәтләр Гомумроссия ачык онлайн-альбомына эләгәчәк.

Оештыручылар әйтүенчә, проектка Россиянең төрле почмакларыннан 25 меңнән артыграк укытучы кушылган инде. Экодәресләрдә 720 меңгә якын укучы катнашкан. Акция июнь башына кадәр дәвам итәчәк.

«Безнең белән аерып җый!» дәресләре Россия Табигать ресурслары һәм экология, Мәгариф министрлыклары ярдәмендә үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100