Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров
Академикның әйтүенчә, чүпне яндыру Самосыровога илтүгә караганда мең мәртәбә файдалырак.
(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Чүпне яндыру һәм аерып җыеп эшкәртү төшенчәләрен бер-берсенә каршы куярга ярамый. Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Ислам дөньясы Фәннәр академиясе академигы, техник фәннәр докторы Әхмәт Мәзһәров "Татар-информ" агетлыгында матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
"Чүпне йә аерып җыябыз, йә яндырабыз, дип әйтү дөрес түгел. Чүпне аерып җыярга кирәк. Ул очракта күп дигәндә 50 процентын эшкәртеп була, калган 50 процентын яндырмый хәлең юк", - дип белдерде Әхмәт Мәзһәров.
Аның сүзләренчә, чүпне яндыру Самосыровога илтүгә караганда мең мәртәбә файдалырак. "Начар газлар чыкмый. Самосырово бит ул сулыкларны да пычрата. Шул мәсьәләне алга сөрергә кирәк. Ә завод җылылык һәм электр энергиясен дә бирәчәк", - дип белдерде Әхмәт Мәзһәров.
Галим чит илләрдә чүп яндыру заводларында кулланыла торган технологияләр турында да сөйләде. Бу хакта алдагы материалларда таныша алырсыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз