news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпне аерганнан соң калганын гына яндырабыз дип аңлатмау ялгыш булды – Әхмәт Мәзһәров

Чүп Самосыровода янып китсә, диоксин чыга, заводта янса, диоксин чыкмый, дип белдерде галим.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Халыкка, чүпне аерым җыябыз, сортларга бүләбез, калганын гына яндырабыз, дип аңлату җитмәде дип саный Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Ислам дөньясы Фәннәр академиясе академигы, техник фәннәр докторы Әхмәт Мәзһәров "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә.

“Халыкта бик зур каршылык туды. Аңлату җитмәде. Завод төзибез, чүпне яндырабыз, диделәр. Аерым җыябыз, аннары сортларга бүләбез, калганын гына яндырабыз, дип башларга кирәк иде сүзне. Халык бөтен чүпне заводта яндыралар дип уйлады. Заводны бер оешма – Япония һәм Швейцария төзи, ә чүпне аерым җыю төбәк операторлары өстендә. Завод ул калдыкны гына яндыра. 1-2 сәгать аерып җыю турында сөйләргә иде, аннары ахырдан гына күрсәтеп, “менә, егетләр, кәгазьне, металл, пыяланы аердык, менә монысы кала” дияргә иде. Әйтик, башмаклар, бер елга 1,5 млн башмак ди, аларны бернишләтеп булмый, бары тик яндырырга гына. Яисә Самосыровода янып ята инде диоксин чыгарып. Әгәр заводта яндырсак, диоксин чыкмый. Башта ук әллә кайчан аңлатырга кирәк иде. Ялгыш шунда булды. Халык хәзер шуңа беркемне тыңламый”, - дип белдерде Әхмәт Мәзһәров.

Галим чүпне яндыру, Самосырово чүплегенә караганда, мең мәртәбә яхшырак булуын билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100