news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүплекләргә каршы көрәш өчен Казан укучысы самокат, гироскутер һәм айфон алды

«Мәктәп экопатруле» республика конкурсына йомгак Казанда «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә ясалачак.

Чүплекләргә каршы көрәш өчен Казан укучысы самокат, гироскутер һәм айфон алды

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанның 27нче гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Тимур Гыйбатуллин экологларга Казанда чүплекләр турында дүрт ел эчендә 800гә якын хәбәр юллаган. «Мәктәп экопатруле» республика конкурсы актив катнашучысы 20 ноябрьдә Казанда бүләкләнәчәк.

«Ел саен мобиль кушымтага якынча 200 хәбәр җибәрәм. Чүплекләрне өй тирәсеннән яки үз районымда табам. Чисталык һәм экологиягә мәхәббәтне миңа балачактан ук әти-әниләр сеңдерде. Йорт янындагы чүплекне фотога төшерәм, ә ике атнадан аны җыештыралар. Миңа бу процессны күзәтү һәм нәтиҗәне күрү күңелле», — дип сөйләде «Татар-информ»га экоактивист.

Тимур Гыйбатуллин ял итеп йөргән вакытта Вахитов районында бик күп вак чүплекләр тапкан. Ешрак ул төзелеш калдыкларын, иске җиһазларны һәм гараж артындагы башка көнкүреш чүп-чарларын күреп ала.

Конкурста актив катнашкан өчен егет дүрт ел рәттән призлы урыннар яулый. Ул бүләккә электр самокаты, гироскутер һәм айфон алган инде.

Бу уку елы ахырында 11 сыйныф укучысына БДИ тапшырырга туры киләчәк. Шуңа күрә җәйгә кадәр урамнар буйлап озак йөреп, чүплекләрне фотога төшереп булмый. Әмма чыгарылыш имтиханнарын тапшырганнан соң, җәен Тимур кабат мобиль кушымтага яңа гаризалар җибәрергә җыена.

«Мәктәп экопатруле» республика конкурсы 2014 елның 1 сентябреннән «Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф» һәм «Иң актив мәктәп» номинацияләрендә үткәрелә. Аның 2019 елда нәтиҗәләре 20 ноябрьдә билгеле булачак. Иң яхшы укучыларны «Мәскәү» мәдәни үзәгендә узачак тантанада бүләкләячәкләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100