news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүп яндыру заводының проект документлары буенча тыңлауларда 700дән артык кеше катнашкан

Халыкка төп проект карарлары, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү материаллары турында сөйләгәннәр; проект документлары әзерләүчеләр чыгыш ясаган.

Чүп яндыру заводының проект документлары буенча тыңлауларда 700дән артык кеше катнашкан
архив/Султан Исхаков

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Осиново бистәсендә төзеләчәк чүп яндыру заводының проект документлары буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Бу хакта заводны төзүче «АГК-2» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тыңлауларда 700дән артык кеше катнашкан. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов очрашуда хәбәр иткәнчә, тыңлаулар алда торган хуҗалык эшчәнлеге турында тулы картина булдыру һәм Осиново авыл җирлеге территориясендә проектка объектив бәя бирү мөмкинлеге тудырачак. Очрашуга җыелган халыкка төп проект карарлары, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү материаллары турында сөйләгәннәр, проект документлары әзерләүчеләр доклад белән чыгыш ясаган.

«Без әлеге проектның халыкта шундый реакция тудыруына шат, бу биредә яшәүчеләрнең көтелгән үзгәрешләргә битараф булмавы хакында сөйли. Безгә халыкның әлеге проекттан хәбәрдар булуы һәм теләк-тәкъдимнәрен безнең белән уртаклашуы мөһим. Бары тик шул чагында гына сыйфатлы, ышанычлы, экологиягә зыян китерми торган проектны гамәлгә ашырырга мөмкин», - дип искәртте «АГК-1» ҖЧҖ генераль директоры Игорь Тимофеев.

  • 2022 елда Татарстанда калдыкларны термик юл белән эшкәртә торган завод сафка басачак, ул елына 550 мең тонна чүп-чарны эшкәртә алачак. Проектның инвесторы – «Ростех» корпорациясенә керүче «РТ-Инвест» компаниясе предприятиене төзүгә 28 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк. Чүп яндыру заводы Осиново бистәсендә төзелер, дип көтелә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100