news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүп яндыру заводының куркынычсызлыгын дәүләт экология экспертизасы раслаячак

Завод төзелешенә ризасызлык күрсәтүчеләрнең активлыгы дөрес мәгълүмат җитмәве белән аңлатыла, - ди Росприроднадзорның РТ буенча идарә җитәкчесе.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Чүп яндыру заводының куркынычсызлыгын раслау өчен Идел буе федераль округы буенча Россия Табигать күзәтчелеге департаменты дәүләт экология экспертизын үткәрә башлады. Бу хакта ТР буенча Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов әйтте.

"Завод төзелешенә ризасызлык күрсәтүчеләрнең активлыгы кулланачак технологияләр хакында дөрес мәгълүмат җитмәве белән аңлатыла.  Шуның өчен, һичшиксез, заводның куркынычсызлыгын дәүләт экология экспертизалары раслага тиеш" - диде ул.

"Идел буе федераль округы буенча Россия Табигать күзәтчелеге департаменты андый экспертизаны инде башлап җибәрде", - диде Фәрит Хәйретдинов.

Бүген Татарстан фәннәр академиясендә узган коллегия вакытында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та заводның халыкара экспертиза күзәтүе ярдәмендә төзеләчәген раслады.

news_right_1
news_right_2
news_bot