news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүп яндыру заводы проектына карата тәкъдимнәрне экспертиза искә алачак - Е.Ямщикова

29 майдан 27 июньгә кадәр Яшел Үзән районының Осиново бистәсе Мәдәният йортында иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшли.

Чүп яндыру заводы проектына карата тәкъдимнәрне экспертиза искә алачак - Е.Ямщикова
Султан Исхаков/архив

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Җәмәгатьчелек вәкилләренең Татарстанда чүп яндыру заводы төзелүгә карата барлык тәкъдимнәре исәпкә алыначак. Әлеге тәкъдимнәр "Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү материаллары"на теркәләчәк һәм дәүләт экология экспертизасына тапшырылачак. «АГК-1» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең экология һәм хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Елена Ямщикова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

29 майда Яшел Үзән районының Осиново бистәсе (заводны шунда төзү күздә тотыла) Мәдәният йортында иҗтимагый кабул итү бүлмәсе ачылды. Ул дүшәмбе -пәнҗешәмбе 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга көнне – 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Теләгән һәркем, бирегә килеп, "Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү материалларын" үз эченә алган проектлау документлары белән таныша һәм белгеч-экологка үз сорауларын бирә ала.

Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе 27 июньгә кадәр эшләячәк.

«28 июньдә узачак җәмәгать тыңлауларында проект оешмасының, шулай ук "Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү материаллары"н әзерләүчеләрнең докладларын тыңларга мөмкин. Әгәр чыгыш ясарга теләүчеләр булса, алар проектлау документларына карата үз мөнәсәбәтен башка җәмәгатьчелек вәкилләренә җиткерә алачак», - дип искәртте Елена Ямщикова.

Проектлау документлары белән Татарстан Хөкүмәте порталында һәм Осиново авыл җирлеге сайтында танышырга мөмкин.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100