Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүп яндыру заводы кирәкме-юкмы? - "Яңа гасыр"да фикер алышу
Казан чүплекләре янындагы 1 мең гектар мәйдан файдаланыштан чыгарылган.
(Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Чүп-чарны аеру һәм кире кулланышка кертү, яндыруга караганда өстенрәк. Бу законда да шулай язылган. Казанда чүп яндыру заводын төзүгә каршы булучылардан имза җыю белән шөгыльләнүче инициатив төркемнең җитәкчесе Гөлназ Смирнова шундый фикердә. Бу хакта ул бүген "Татарстан - яңа гасыр" телеканалында бара торган "Таяну ноктасы" телетапшыруында әйтте.
"Европада эшли торган заводларга килсәк, анда халык чүпне өйләрендә үк берничә төрле чүп чиләгенә аерып җыя. Ягъни чүпне аерырга дигән уй кешенең башында бар. Алдынгы технологияләр чит илләрдә дә, Россиядә дә файдаланыла. Мисал өчен Мәскәүдә шундый мәйдан бар. Анда рекультивацияләү нәтиҗәсендә, чүплек булган урыннан парк ясыйлар. Без Казанда да шуны файдаланышка кертергә телибез", - диде Гөлназ Смирнова.
Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев та аның фикере белән килешә. "Әлбәттә, без чүпләрне бүлергә тиеш. Кызганычка, бу эш кешеләргә генә бәйле түгел. Министрлыклар, ведомстволар әлеге юнәлештә тотрыклы эшләргә тиеш", - диде ул.
Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласы янында чүплекләр инде тулды һәм яңа мәйдан ачылды. Ул якынча 6 млн тонна чүпкә исәпләнгән. Ел саен Казаннан якынча 600 мең тонна чүп чыгуын исәпләндә, әлеге мәйдан тагын 10 елга җитәчәк, ди депутат.
"Гомернең сыйфаты - кеше гомере озынлыгы белән бәяләнә. Франция якынча 65 млн якын кеше яши һәм анда 130га якын чүп яндыру заводы бар. Анда 1 млн кешегә 2 завод туры килә. Австрия, Германиядә яшәүчеләр безгә караганда озын гомерле. Германиядә шунды 72 завод бар", - диде Т.Һадиев.
Гөлназ Смирнова исә Россиядә мондый завод төзүгә әзер түгел.
Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты җитәкчесе урынбасары Әлмир Корбанов сүзләренчә, Казан тирәсе инде чүплекләргә тулган. Чүпне аралап, эшкәрткән очракта да, аннан бары 30 процнтын гына файдалы әйберләр алып була. Калган 70 процентын исә барыбер каядыр куярга кирәк булачак.
"Чүплекнең саклау мәйданы 1 чакрымны тәшкил итә. Әгәр дә барлык чүплекләрне исәпләсәк, 1 мең гектар җир файдаланыштан чыгарылды. Андый саклау зоналары булган башка мәйданнар табу кыен, димәк, безгә районнарга таба барырга тиеш булабыз", - диде Башкарма комитет вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз