Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүп яндыру заводлары булган чит илләрдә уртача гомер озынлыгы зуррак – Таһир Һадиев
Казанда чүп яндыру заводы төзелешенә каршы имза җыю бара.
(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Чүп яндырыла торган күп кенә илләрдә гомер озынлыгы зуррак. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев бүген “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында “Адымнар” тапшыруында шул хакта белдерде.
Казанда чүп-чарны яндыру заводы төзелеше буенча зур проект турында чыккан сюжетта ул: “Франция, Германиядә яшәүчеләр безгә караганда озын гомерле. Австриядә яшәүчеләрнең дә гомерләре озын. Франциядә генә барлыгы 130 завод бар”, - диде.
Сюжетта чит илләрдә яшәүчеләрнең чүп-чар полигоннарына каршы булуы турында да әйтелде. “Нинди генә технологияләр кулланылса да, калдыклар барыбер чери һәм атмосферага метан газы бүлеп чыгара”, - ди чит ил вәкилләре.
“Ростех” дәүләт корпорациясе – чүп-чар яндыру заводы төзү буенча яңа проект инвесторы. Бу атнада Мәскәүдә узган утырышта оешманың генераль директоры Сергей Чемезов Мәскәүдә 4, Казанда 1 завод булачагын әйткән. 5 завод төзелешенә 150 млрд сум акча тотылачагын хәбәр иткән. Төзегәндә иң заманча һәм куркынычсыз технология кулланылачак. Моны Швейцария һәм Япония галимнәре уйлап тапкан.
Казанга килгәндә, Самосырово полигоны инде тулган, хәзер чүп-чарны Химиклар урамындагы чүплеккә ташыйлар. Казанда тагын бер чүплек барлыкка килергә тиеш. Тик Самосыровода төзелә башлаган яңа “Восточный” полигоны да 10 ел вакыт эчендә тулачак һәм калдыкларны утильләштерү өчен яңа урын эзләргә кирәк булачак.
Заводның әлегә төгәл урыны билгеле түгел, башлангыч чорда ул Самосырово полигонында төзелер дигән имеш-мимеш таралган. Ләкин бу көнгә кадәр бу вариант рәсми рәвештә расланмаган. Ә менә Казанның Совет районы “Азино” микрорайонында яшәүчеләр өчен бу сүзләр хафаланырга җитә калган: куе кара төтен чыгып утырудан куркып, завод төзүгә каршы петициягә имза җыю бара.
Хәзер заводны төзү мәсьәләсе фикер алышу стадиясендә. Казанда аның буенча җәмәгать тыңлаулары да узарга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз