Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүп-чар әйләнеше өчен җавап бирәчәк операторларга зур өметләр баглыйбыз – И. Гыйльметдинов
Татарстанда төбәк операторлары киләсе елдан үз вазифаларына керешер дип көтелә.
(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Чүп-чар әйләнеше өчен җавап бирәчәк төбәк операторлары Россиядә беренчеләрдән булып Татарстанда эшли башлар дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында Татар районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов белдерде.
Әңгәмәдәш “төбәк операторлары” төшенчәсенең “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә керүен искәртте. “Татарстанда чүп калдыклары белән эш итү буенча территориаль схема эшләнеп кабул ителде. Шуңа күрә бездә төбәк операторлары киләсе елдан ук үз вазифаларына керешер дип көтелә. Гәрчә федераль закон буенча Россиянең барлык төбәкләрендә дә региональ операторларны 2017 елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә кертү планлаштырылган булса да, хәзерге вакытта башка субъектларда ике елга кичектерү, ягъни 2019 елдан кертү турында сүз бара. Чөнки ул законның үтәлеше өчен башка бик күп карарлар кабул итәргә кирәк. Ә алар әле кабул ителеп бетмәгән”, - дип аңлатты Илсур Гыйльметдинов.
Әңгәмәдәш сүзләренә караганда, Татарстан буенча ике төбәк операторы булуы көтелә. “Республикада чүп-чар әйләнеше өчен җавап бирәчәк ике региональ операторга бик зур өметләр баглыйбыз. Ике юридик зат бөтен полигоннар, чүп җыю, логистика буенча эш башкарачак, теләсә кайда барлыкка килгән чүп өемен контрольдә тотачак”, - диде ул.
Илсур Гыйльметдинов әйтүенчә, бу проектка бюджеттан акча соралмый. “Региональ оператор полигоннар төзү буенча үзенең инвестицион проекты белән керергә тиеш. Чүпне сортларга аеру, җыю, автотранспорт буенча да чыгымнарны үз өстенә ала”, - дип белдерде ул.
Искәртеп үтик, быел сентябрь азагында Татарстан Хөкүмәте калдыклар белән эш итүнең яңа территориаль схемасын раслады. Төбәк операторлары шул схема нигезендә эшләячәк. Бу эш Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы аша алып барылачак. Күп фатирлы торак йортларның идарәче компанияләре генә түгел, шәхси йорт хуҗалыклары да, бакчачылык ширкәтләре дә төбәк операторы белән килешү төзеп, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, тиешле урынга илтеп ташлау һәм утильләштерү өчен түләргә тиеш булачак. Көнкүреш калдыкларын җыю, ташу, сортларга аеру һәм эшкәртү буенча оешмаларның эш тәртибен асылга алган документ ярдәмендә республика хакимияте санкцияләнмәгән чүплекләр проблемасын хәл итеп, Татарстанда чүпне аерып җыюга этәргеч бирергә омтыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз