Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Өч әлмәтледә – 100 әр балл
Химия фәненнән 100 баллны 20 нче мәктәп укучысы Максим Симонов җыя алган.
(Әлмәт, 8 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә чыгарылыш имтиханнарының тулы нәтиҗәләре билгеле булды, дипп яза җирле басма.
Химия фәненнән 100 баллны 20 нче мәктәп укучысы Максим Симонов җыя алган. 16 нчы мәктәптән Энҗе Фадеева һәм Айдар Гыйрфанов исә рус теленнән югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр.
Рәсми мәгълүматлар буенча рус теленнән имтиханны 886 әлмәтле сайлаган булган. Бу предметтан район буенча уртача балл 70 не тәшкил итә. 80 һәм аннан да күбрәк балл җыючыларның саны 203 кеше. Бусаганы уза алмаганнар юк.
Соңгы имтихан нәтиҗәләре буенча иң югары баллны – 96 ны – биологияне сайлаган 2 нче лицей укучысы Асилә Даутова җыйган. Бу фәннән имтиханны 136 кеше сайлаган булган. Тарих фәненнән иң яхшы нәтиҗәләр Сөләй авылы мәктәбе Лилиана Әхмәтгалиеваныкы. Инглиз теленнән – Кичү мәктәбе укучысы Анастасия Потапованыкы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз