news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чәк-чәк музее «Туристлык сувениры» бәйгедә җиңде

2019 елгы конкурс финалында 401 сувенир тәкъдим иттеләр.

Чәк-чәк музее «Туристлык сувениры» бәйгедә җиңде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). «Туристлык сувениры» Бөтенроссия конкурсында Гран-прины Казан чәк-чәк музее яулады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Музейның туристлык сувенирлары линейкасы» номинациясендә татар милли тәм-томнары, бал белән чәй, открыткалар, магнитлар һәм башка әйберләр иң яхшы музей сувенирлары дип танылды.

  • «Туристлык сувениры» конкурсы 2015 елдан башлап Россиянең барлык федераль округлары территориясендә үткәрелә. 2019 елгы конкурс финалында 401 сувенир тәкъдим иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100