Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ч.Хаматова һәм А.Бәширов “Зөләйха күзләрен ача” фильмын төшерү өчен Лаешка килә
Фильмны 25 августта Пермь краенда төшерә башладылар.
(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Язучы Гүзәл Яхина романы буенча “Зөләйха күзләрен ача” күп серияле фильмын төшерүнең Пермь краендагы этабы тәмамланды. Иртәгә төшерү төркеме Татарстанга киләчәк. Бу турыда "Пермь" дәүләт телекомпаниясе хәбәр итте.
Фильмда төп рольләрне уйнаучы Чулпан Хаматова белән Александр Бәширов Лаешка киләчәк.
Фильмны 25 августта Пермь краенда “Хохловка” архитектура-этнографик музеенда һәм Полазна тау чаңгысы базасында төшерә башладылар.

Режиссер Егор Анашкинга Пермь крае матур урманнары һәм бу фильмда Ангара ролен уйнаячак Чулман елгасы ошаган.
Сюжет буенча крестьян хатыны Зөләйханың ире Мортазаны үтерәләр, ә аның үзен Себергә сөргенгә җибәрәләр. Бу хәлләр узган гасырның 30 нчы елларында була. Әсәрнең икенче бүлегендә сөргенгә җибәрелгән кешеләрнең Ангара елгасы яры буенча тайгада исән калу тарихы сөйләнә.

Иртәгә фильм төшерүчеләр бригадасы Татарстанның Лаеш районында эшли башлый. Лаешта Семрук авылы җирлеге төзелде. Кышын актерлар Пермь краена барачак һәм Хохловкада төшерүләрен дәвам итәчәк.
- Фильмның премьерасы 2019 елның ахырына планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз