news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ҖЧҖ гамәлгә куючы ришвәтче тоткарланган

Хәзерге вакытта РФ ҖКның 3 нче часте 204 нче маддәсе (коммерцияле сатлык) буенча җинаять эше кузгатылган

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Шушы көннәрдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе 1 нче оператив-эзләү часте 5 нче бүлеге хезмәткәрләре җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне (ҖЧҖ) гамәлгә куючы кешене 300 мең сум күләмендә коммерцияле сатлык буенча ришвәт биргәндә тоткарлаган. Ришвәтче субподряд оешмасына 1 млн. сумнан артык күләмдә җыелган бурычны каплаттыру өчен акча таләп иткән булган.

Әлеге ҖЧҖ Казан заводларының берсендә генераль подрядчы сыйфатында булып, җитәкченең үз контролендагы оешма директорына субподряд предприятиесе эшчеләренә хезмәт хакына дигән акчаны күчертергә кушып күрсәтмә бирсен өчен шуның кадәр акча таләп иткәнлеге ачыкланган. Хәзерге вакытта РФ ҖКның 3 нче часте 204 нче маддәсе (коммерцияле сатлык) буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә министрлык.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100