news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өч елдан Казан мәктәпләрендә укучылар саны 21 меңгә артачак

2020 елга республика территориясендә 6 мәктәп төзү планлаштырыла.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Өч елдан Казан мәктәпләрендә укучылар саны 21 меңгә артачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык укучыларның гомуми саны 18 процентка күбрәк булачак. Ул 135,6 мең кеше тәшкил итәчәк. 

Бүген шәһәрдә 1224 урынга исәпләнгән ике яңа мәктәп төзелә. Берсе Икенче Азино урамында һәм “Җиденче күк” торак комплексында. 2020 елга тагын 4 мәктәп төзү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot