news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өч ел эчендә Татарстанда 9 меңгә якын күп фатирлы йорт ишегалды ямьләндереләчәк

Программаны гамәлгә ашыру өчен 50 млрд сум акча бүлеп бирелә.

Өч ел эчендә Татарстанда 9 меңгә якын күп фатирлы йорт ишегалды ямьләндереләчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Инвентаризация нәтиҗәләре буенча, Татарстанда күп фатирлы йортларда барлыгы 8861 ишегалды бар. Өч ел эчендә аларны тәртипкә китерү ниятләнә. Бу максаттан "Безнең ишегалды" программасы гамәлгә керә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сөйләде.

Барлык ишегалларының мәйданы 68,5 млн квадрат метр тәшкил итә. "Күптән беркем кермәгән территорияләр бар", - ди министр. Каядыр яхшы асфальт юл бар, каядыр юк, парковка урыннары белән дә нәкъ шулай ук, ди ул.

Программаны гамәлгә ашыруга 50 млрд сум акча бүлеп бирелә. "Безнең алда программаны өч елда гамәлгә ашыру бурычы тора", - диде Ирек Фәйзуллин.

Ишегалларын төзекләндерү эшләре Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарында башкарылачак. Исемлектә булмаган районнарда күп фатирлы йортларда төзекләндерәсе ишегаллары юк дигән сүз.

Программа буенча асфальт юлны, тротуарларны алмаштыру, балалар мәйданчыклары кую, яшелләндерү, яктыртуны җайлау, чүп ташлау урынын ясау, эскәмияләр кую һәм башка эшләр күздә тотыла.  

news_right_1
news_right_2
news_bot