news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өч ел эчендә барлык районнарда «ГТО» комплексы өчен спорт мәйданчыклары төзеләчәк

Быел «ГТО» комплексы өчен 9 спорт мәйданчыгы кулланышка кертелә.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2023 елга кадәр республиканың барлык 43 районында «ГТО» комплексы өчен заманча спорт җиһазлары белән тәэмин ителгән спорт мәйданчыклары булдырылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

Быел «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча, Азнакай, Әлмәт, Апас, Биектау, Кама Тамагы, Минзәлә, Теләче, Ютазы, Әтнә районнарында «ГТО» комплексы өчен 9 спорт мәйданчыгы төзеләчәк. 2021 елда тагын алты, 2022 елда ун мәйданчык төзелер дип көтелә. 2023 елга барлык 43 районда да ГТО нормаларын тапшырырлык җиһазлар булачак.

Федераль проектның төп максаты — 2024 елга республикада даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнең санын 57 процентка җиткерү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100