news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өч-дүрт елдан сон ракка каршы дару куллануга чыгарга мөмкин

Россиядә яман шешнең барлык төр һәм стадияләреннән препарат уйлап чыгарганнар.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Росиия Федераль медик-биологик агентлыкның фән эшләре буенча директор урынбасары, Россия фәннәр академиясе әгъзасы, медицина фәннәре докторы, профессор Андрей Симбирцев «Известия» басмасына институтта онкологиядә инкыйлаб ясарга мөмкин даруны сынап карау төгәлләнеп килгәнен хәбәр итте.

«Төп гамәл башкаручы матдә, төрле стресс йогынтысына җавап итеп, кешенең теләсә кайсы күзәнәге белән синтезлаша. Бу аксым күзәнәктә иммун системасының шеш антигенын күреп, яман шешкә каршы иммунитет барлыкка китерә», – дип сөйли Симбирцев.

Тәҗрибәләр әлеге препаратны кулланып тулы дәвалануга ирешеп булуын күрсәтте, хәтта авыру соңгы стадиягә җитсә дә. Әлеге яңа дәвалану чарасы 2015 елда Халыкара галәм станциясендә биотехнология һәм галәм тәҗрибәләре ярдәмендә уйлап чыгарылды.

«Эш шунда ки, аксым хәрәкәтен анализлау өчен аннан бик чиста кристалл булдырырга кирәк. Ләкин җир тартымы шартларында бу мөмкин түгел, ягъни аксым кристаллары тигез үсми. Шунлыктан кристалларны галәмдә үстерергә уйладык», – дип аңлатты ул.

Куллануга әлеге яңа препарат 3-4 елдан соң чыгар дип көтелә. Бу  исә финанслау чыганагы табу белән бәйле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100