Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Чәчәк палитрасы” күргәзмәсе башка исем алды
Быелдан башлап ул “Яшел хуҗалык: Дача. Ландшафт. Флористика” күргәзмәсе буларак узачак
(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 2001 елдан бирле “Казан ярминкәсе” мәйданында уздырылучы “Чәчәк палитрасы” күргәзмәсе быел исемен үзгәрткән. 4-8 май көннәрендә узачак унынчы юбилей күргәзмәсе “Яшел хуҗалык: Дача. Ландшафт.Флористика” дип аталачак.
Дистә ел эчендә күргәзмәнең экспонентлары саны сизелерлек арткан, катнашучылар географиясе дә киңәйгән. Аның тематикасы да чәчәкләр белән генә чикләнмичә, хәзер үсемлекчелек, бакчачылык, флористика һәм ландшафт дизайнының барлык юнәлешләрен эченә ала. Оештыручылар проектның исемен үзгәртүне шуның белән бәйләп аңлата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз