news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чәбки Сабада краннан болын чишмәсе суы ага

Саба күп тармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы эшне тиз арада, әмма сыйфатлы итеп башкарып чыккан.

(Саба районы, 7 ноябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”, Зәмирә Сәмигуллина). Саба районы Чәбки Саба авылында 39 кеше яши. Кечкенә генә булган бу авылда соңгы елларда үзгәрешләр шактый, дип яза “Саба таңнары” газетасы.

Әле күптән түгел генә авыл халкын сөендерерлек тагын бер вакыйга булды. Биредә хәзер өйдә чишмә суын гына куллана башладылар. Дөрес, суны моңарчы да йортка кергән кранны гына ачып аласы иде. Әмма су бик каты известьлы иде. “Мунча яккач та икенче көнне савыт төбенә утырган юшкынны түгеп җәфаландык. Шулкадәр көттек без бу суны”, – ди Чәбки Сабада гомер иткән Нурия Габдрахманова.

Кирәкле барлык элементларга бай әлеге чишмәнең суы. Авылның чишмә ягында яшәүче Минзәлифә Абдуллина: “Кыш көннәре кар көртен ерып булса да, эчәр суны шул чишмәдән ташыдым, – дип сөйли. – Менә хәзер өйгә килә, йомшаклыгы кул юганда ук сизелә”.

Саба күп тармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы эшне тиз арада, әмма сыйфатлы итеп башкарып чыккан. “Ай ярым эчендә авылга кадәр 250 метр торба сузып, 5 метр тирәнлектә боҗралар урнаштырып, насослар куеп, суны каланчага тутырып, авылга чишмә суы килә торган иттек, игелеге булсын, – ди торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Хәбибуллин. – Авыл җирлегенә тирә-ягын койма белән әйләндереп алырга гына кала”.

Җирле халык телендә Насыйбулла чиш¬мәсе дип йөртелгән кизләү дә бар, авыл эчендә ул үзе. Әмма болынлыкта челтерәп аккан, хәзер торбалар буйлап краннан агып торган чишмәнең суын сыйфатлы һәм шифалы булуын әйтә авыл халкы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100