news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өч ай эчендә Чаллы Җәмиг мәчете төзелешенә тагын 18,2 млн сум акча җыелган

7,5 млн сум күләмендәге иң зур кертемне «Хәят Кимья» оешмасы күчергән.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). 2021 елның икенче кварталында Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешенә 18 млн 277 мең сум акча җыелган. Бу хакта дини объект төзүгә финанс ярдәме фондында хәбәр иттеләр.

7,5 млн сум күләмендәге иң зур кертемне «Хәят Кимья» ҖЧҖ башкарган. «Кама» көнчыгыш-сәнәгать комплексы башлыгы Азат Габдуллин зур өлеш керткән, ул мәчеткә миллион сум акча биргән.

Җыелган акчаларның 11,9 млн сумы подряд, проект оешмаларына түләүгә, төзелеш материаллары сатып алуга һәм техникага хезмәт күрсәтүгә киткән.

Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелеше 28 ел туктатылып торганын иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot