news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Оренбург трактында дүрт машина катнашында авария булган, дүрт кеше хастаханәдә

Төнлә Казанның Оренбург трактында берьюлы дүрт җиңел автомобиль бәрелешкән.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте «Лада Гранта» автомобиле Ford машинасы белән бәрелешү сәбәпле килеп чыккан. Нәтиҗәдә, Ford янәшәдәге Kia автомобиленә килеп сыланган, ул трос белән 14нче модельле «Лада» автомобиленә тагылган булган.

Фото: © Шәһәр дәүләт автоинспекциясе

Авария нәтиҗәсендә ике машина йөртүче салонда кысылып калган. Дүрт машина йөртүчене хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot