news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиянең Байтирәк авылы мәчете 25 еллык юбилеен билгеләп үтте

Чувашиянең Байтирәк авылы мәчете 25 еллык юбилеен билгеләп үтте
Фото: Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте

Чувашия Республикасы Шемурша муниципаль округының Байтирәк авылында авыл мәчетенең 25 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы җыелыш Коръән укудан башланды. Әлеге мактаулы миссияне Чувашия Республикасы мөфтие Ильяс хәзрәт Сафиянов башкарды. Мөфти мәчеткә йөрүчеләрне котлады, шулай ук Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Кргановның сәламләү сүзләрен җиткерде, буыннар арасындагы элемтәне һәм Чувашиядә традицияләрне саклауның мөһимлеген искәртте.

«Мәчет өчен 25 ел - ул тулы бер гомер. Бу диварлар күп нәрсәне хәтерли. Байтирәкнең төп байлыгы - матур бина гына түгел, ә сакланып калган дини җәмгыять тә. Ходай Тәгалә бу йортны киләчәктә дә яктылык белән тутырсын, ә безнең күңелләргә тынычлык иңдерсен. Монда аксакалларны да, яшь мөселманнарны да күрү куандыра, чөнки киләчәгебезнең нигезе – шуларда», - диде Ильяс хәзрәт Сафиянов.

Котлау сүзләре белән шулай ук территориаль бүлек башлыгы Фәннур Рәхмәтуллов; Озын Куак авылы имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Алиев; Кызыл Камыш авылы имам-хатыйбы Ришат хәзрәт; Татар Согыты авылы имам-хатыйбы Сәйфулла хәзрәт; Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе ярдәмчесе Илдус Зәйнетдинов, «Гөлестан» мәдрәсәсе директоры Әхәт Салихов чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot