news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның дүрт чыгарылыш сыйныф укучысы ике фән буенча БДИдан югары балл алган

Бердәм дәүләт имтиханының беренче нәтиҗәләре билгеле булды, дип белдерде Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.

Аның сүзләренчә, Казан мәктәпләренең берсен тәмамлаган Ләйсән Шакирова өч фәннән 100 балл җыйган, дүрт чыгарылыш укучысы берьюлы ике фәнне 100 баллга тапшырган.

«Быел нәтиҗәләр узган елга караганда яхшырак булыр дип өметләнәбез, бүгенге көндә без чыгарылыш сыйныф укучыларыннан бик канәгать», – дип өстәде ул.

Барлык нәтиҗәләрнең йомгаклары буенча иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучыларын котлау чаралары узачак, дип вәгъдә итте Ризванов.

Быел, Ризванов сүзләренчә, IX һәм XI сыйныфларны 21 меңнән артык укучы тәмамлый.

Татарстан башкаласында «Казан» Гаилә үзәге янында гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе уза. Оештыручылар бер мәйданчыкта 8 меңнән артык чыгарылыш укучысын җыярга өметләнә. Кичәнең хедлайнеры - «Моя Мишель» төркеме.

news_right_1
news_right_2
news_bot