Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чернышенко Россия мәктәп укучыларының олимпиадалардагы уңышлары турында сөйләде
Россия укучылары 2026 елда халыкара олимпиадаларда 91 медаль яулаган – 64 алтын, 26 көмеш һәм 1 бронза. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
«Быел Россия мәктәп укучылары илгә халыкара олимпиадалардан 91 медаль алып кайтты – 64 алтын, 26 көмеш һәм 1 бронза медаль. Шуларның 31е «төп» категориясендәге олимпиадаларда – аеруча җитди интеллектуаль ярышларда алынды», - ди Чернышенко.
Халыкара интеллектуаль ярышларда чыгыш ясаган командалар составына Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасы, Новосибирск, Волгоград, Самара, Чиләбе, Калининград, Түбән Новгород һәм Липецк өлкәләре, Удмуртия, Мордовия, «Сириус» федераль территориясе, Краснодар крае вәкилләре кергән.
Россия җыелмаларын интеллектуаль турнирларга әзерләү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә башкарыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз