Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чернышенко: Россия Федерациясендә кабул итү кампаниясе башланды
20 июньдә Россиядә югары уку йортларына һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итү кампаниясе башланды, дип хәбәр иттеләр РФ Хөкүмәтендә. Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм мәгариф министры Сергей Кравцов бюджет урыннары саны һәм кабул итү комиссияләре эше турында фикер алышты.
«Кабул итү кампаниясе – абитуриентлар өчен генә түгел, ә бөтен илебез өчен мөһим чор. Укырга керүчеләр өчен 1,2 мең югары уку йорты һәм 4 меңгә якын көллият үз ишекләрен ача. Аларда абитуриентларга урта һөнәри белем бирү программалары буенча 880 меңләп бюджет урыны һәм 620 меңнән артык югары белем бирү урыны бар. Барыгызны да төбәк һәм бөтен илдә ихтыяҗ булган юнәлешләрне сайларга чакырам!» – дип билгеләде Дмитрий Чернышенко.
Төп игътибар педагоглар, табиблар һәм инженерлар әзерләүгә бирелә. Валерий Фальков билгеләп үткәнчә, барлык бюджет урыннарының 73 проценты төбәкләрдәге университетлар арасында бүленгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз