Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитрий Чернышенко: Россия мәктәпләре 1,5 миллион беренче сыйныф укучысын кабул итәчәк
Яңа уку елында Россиядә 1,5 миллион беренче сыйныф укучысы тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәчәк. РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Чернышенко билгеләп үткәнчә, 1,5 миллион бала өчен яңа уку елы мәктәп тормышының башы булачак. Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның мәктәп заманча белем һәм компетенцияләр биреп кенә калмаска, ә агарту һәм тәрбия эшләре белән дә шөгыльләнергә, яшьләргә кыйммәтләрнең ныклы системасын формалаштырырга һәм гармоник шәхес буларак үсәргә ярдәм итәргә тиеш дигән сүзләрен искә төшерде.
Вице-премьер беренче сыйныф укучылары өчен әлеге мөмкинлекләрне «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты чаралары, педагоглар эшчәнлеге һәм ата-аналар ярдәме тәэмин итәчәгенә ышаныч белдерде. Аның сүзләренчә, бу укучыларга үз потенциалларын ачарга һәм гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз